news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Поезд 17 яшьлек егетне бәрдереп үтергән мизгел видеокамерага эләккән

Поезд 17 яшьлек егетне бәрдереп үтергән мизгел видеокамерага эләккән

news_top
Поезд 17 яшьлек егетне бәрдереп үтергән мизгел видеокамерага эләккән

Саратовтан Ташкентка барган поезд Үзбәкстанның Нукус шәһәре янында 17 яшьлек егетне бәрдереп үтергән. Бу хакта "Эхо Узбекистана" телеграм-каналында хәбәр ителә.

Машинист шпаллардан атлап барган кешене күрүгә поездны туктатырга тырыша башлый, тавыш сигналлары бирә. 

Әмма егет бернигә дә игътибар итмичә, рельслар уртасыннан баруын дәвам итә һәм поезд аны бәрдерә. Ул шунда ук үлә дип хәбәр итә телеграм канал.

Машинист егетне бәрдергәннән соң догалар укый. Соңрак бу егетнең наушниклар киеп, тулы көченә музыка тыңлап барганы билгеле булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар