news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ире ут төрткән хатын авыр хәлдә, әби һәлак булган

news_top
Ире ут төрткән хатын авыр хәлдә, әби һәлак булган
Фото: Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда яшәүче ир-ат хатыны һәм хатынының анасы булган өйгә ут төрткән. Әби һәлак булган, хатын авыр хәлдә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

67 яшьлек ир-атны суд СИЗОга озату карарын чыгарган.

Ачыкланганча, 16 майда бу ир-ат фатирда хатыны өстенә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Шушы ук фатирда хатынның анасы да була. Ул үзе йөри алмый, өлкән яшьтә. Ир-ат моны белә. Шулай итеп, әби өйдән чыга алмыйча үлә.

Ир үзе өйдән чыгып китә. 62 яшьлек хатын авыр хәлдә, аны реанимациягә салганнар.

Хатын иренең начар гадәтләрен тәнкыйтьләгән булган. Фаҗига шул талаштан соң килеп чыккан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар