Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Подслушано в Актаныше», район үзәгендә булачак чиркәү урынын караганнар, дип яза

news_top_970_100
«Подслушано в Актаныше», район үзәгендә булачак чиркәү урынын караганнар, дип яза

Актанышта чиркәү төзелеше буенча киңәшмә узган, һәм чиркәү салыначак урыны караганнар, дип яза «Подслушано в Актаныше» төркеме. Әлмәт епархиясе матбугат үзәгенә сылтама белән язылган хәбәрдә епископ Мефодийның Актаныш башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев белән 27 июльдә үк очрашканы язылган. Очрашуда башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Ильясов, аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов, Зәй округы благочинные иерей Сергий Кузнецов катнашуы әйтелгән. Сөйләшүдән соң, район үзәгендә чиркәү салу өчен бирелгән урынны караганнар, дип яза төркем.

Төркемнең админы комментарийларны итагатьле итеп язуны сораган, башкача булганда, аларны ябачагын әйткән.

Актаныш хакимиятенең матбугат секретаре булган Руслан Усманов постка шәрехләмә биргән. «Әлеге очрашу булды, әмма күптән искергән яңалык бу. Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий киләчәктә Актаныш авылында булачак православлар өчен зират урынын карады. Һәркемгә мәгълүм, районда булган соңгы күңелсез хәлләр (вандаллык акты) аерым зират булдыру ихтыяҗын тудырды. Әлбәттә, анда зират йорты, ягъни кечкенә генә часовня яки чиркәү дә булырга мөмкин. Әмма бу эш җирле халык белән киңәшләшеп башкарылачак», – дип яза ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100