
Бинаның классификациясенә һәм фактта таушалуына бәйле рәвештә, подъездга ремонт 3-5 елга бер ясалырга тиеш. Бу хакта юрист Сергей Сергеевка сылтама белән «Комсомольская правда» Телеграм-каналы яза.
Өстәвенә, йортта яшәүчеләр торак хуҗалары җыелышы уздырырга, соңыннан ремонт ясау турында гариза белән идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә ала.
Мөрәҗәгатькә кимчелекләр булуны исбатлый торган фото һәм видеоматериаллар беркетергә кирәк. Әгәр идарәче компания берни дә эшләми икән, Дәүләт торак инспекциясенә шикаять бирергә, шулай ук прокуратурага һәм судка мөрәҗәгать итәргә була.