Подъездда коляскалар һәм велосипедлар калдырган өчен штрафлар турында кисәттеләр
Подъездда тиешсез урында коляскалар, чаналар, велосипедлар һәм башка әйбер калдырган кешеләргә янгын иминлеге таләпләрен үтәмәгән өчен штраф салырга мөмкиннәр. Бу хакта Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь торак хуҗалы комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев хәбәр итте, дип яза ТАСС агентлыгы.
Депутат сүзләренчә, яңа йортларда коляска, балалар чаналары һәм велосипедлар саклау өчен бүлмәләр бар. Алар закон таләпләренә туры килә, һәм аларның функциональ билгеләнеше йортның техник документациясендә күрсәтелгән, дигән ул.
«Тик иске йортларның күпчелегендә, кызганыч, мондый бүлмәләр һәм урыннар юк, димәк, подъездда коляскалар, балалар чаналары, велосипедлар һәм башка шәхси әйберләр калдырырга ярамый. Бу тыюны янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезләмәсе һәм янгын иминлеге таләпләре турында техник регламент җайга сала. Янгын иминлеге таләпләрен үтәмәгән өчен җаваплылык Россия Административ хокук бозулар кодексының 20.4 нче маддәсендә билгеләнгән. Аның буенча баскыч читлегенә әйбер тутырган өчен гражданнарга кисәтү ясала яки 5-15 мең сум штраф салына», – дигән ул.