news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Подъездда баласын кыйнаган хатын-кызны кулга алганнар

news_top

Уфада үзен баласы белән дорфа тоткан хатын-кызны кулга алганнар. Инорс микрорайонындагы тулай торакларның берсендә подъезддагы камералар хатын-кызның сүгенә-сүгенә кечкенә улын кыйнавын төшергән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Видео массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылганнан соң, хокук саклау органнары тикшерү башлаган. Баласы белән дорфа кыланган ананың шәхесе бик тиз ачыкланган. Ул әлеге тулай торакта мәктәпкәчә яшьтәге улы белән бүлмә арендалап торучы 34 яшьлек хатын-кыз булып чыккан. Хатын-кыз ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәүдә гаебен тулысынча таныган. Ул баласын кыйнаганда исерек хәлдә булуын әйткән. Мондый хәл башка кабатланмаячак, дип вәгъдә иткән малайның анасы.

Тикшерүчеләр «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, малайны вакытлыча Уфа шәһәре гаилә үзәгенә урнаштырганнар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 18 декабрь 2025
    Исемсез
    Баланың әби-бабалары да алкаш микәнни? Хатын-кыз бик азды. Ахырзаман билгеләре инде бу.
  • 18 декабрь 2025
    Исемсез
    Дорес эшлэгэннэр, юнсез хатын
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар