Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Подъезд төбендә татарча биюче әби видеосы интернетта танылган – видео

news_top_970_100
Подъезд төбендә татарча биюче әби видеосы интернетта танылган – видео
Социаль челтәрләр

Чаллының бер йортына куелган «акыллы» домофон бик кызыклы күренешне теркәп калдырган. Бер әби күршеләре белән подъезд төбендә кич утырганда вакытын бушка уздырмый – өздереп, татарча бии. Видеоны «Челны онлайн» төркеменә куйганнар. 

Видео халыкның кәефен күтәргән. «Безнең 32нче бистәдә – иң шәп әбиләр. Иртән кибеттә тавышланалар, көндез тозлы кыяр һәм носки саталар, ә кичләрен подъезд төбендә дискотека оештыралар. Яратам»;

«Бу апайлар бөтен интернетка танылганнарын белмиләр дә инде»;

«Бигрәк күңелле сездә. 32нче бистә әбиләре тулы бер позитив икән»;

«Өздерә бит үзәкләрне. Менә шундый яңалыкларны күбрәк куярга кирәк»;

«И маладис, әбекәй. Бу кызларга баянчы кирәк», – дип, уңай комментарийлар аша сәлам юллаган шәһәрдәшләре биюче әбигә. 

Бу «акыллы» домофоннар нәрсә генә күрми, диярсең. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100