Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Подъезд балконында тәмәке тартучыларга нинди җәза каралган?

news_top_970_100

Күп фатирлы йортларның гомуми подъезд балконнарында тәмәке тарткан өчен 500дән 1,5 мең сумга кадәр штраф каралган. Бу турыда ТАСС агентлыгына Төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов сөйләгән.

«Канун нигезендә, лифтларда һәм күп фатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында тәмәке тарту тыелган. Лифтлар, баскычлар, подъездлар буенча барысы да аңлашыла, ләкин аермачык булмаган тагын бер урын бар – ул гомуми подъезд балконнары. Анда еш кына көл савытлары куялар, даими рәвештә тәмәке тарталар, янәсе, бу – «подъезд түгел». Ләкин мондый гамәлләр хокук бозу булып тора һәм 500дән 1,5 мең сумга кадәр штраф белән яный», – дип аңлатты Колунов.

Аның сүзләренчә, хәтта кеше үз фатирында тәмәке тартса да, күрше фатирларда төтен исе сизелә икән, «зарар күргән күршеләр идарәче компаниягә, Роспотребнадзорга, полициягә мөрәҗәгать итә ала».

«Әгәр дә бу ярдәм итмәсә, судка мөрәҗәгать итеп, санитар нормалар бозылган өчен компенсация таләп итә алалар. Моннан тыш, андый тәмәке тартучыга КоАПның 6.3 нче маддәсе нигезендә 500 сумга кадәр штраф салына һәм кисәтү ясала. Бу кагыйдәләр кальяннарга да кагыла», – дип өстәде депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100