Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Подъездда ташлап калдырылган балаларны яңа гаиләгә биргәннәр

Башкортстан Республикасының Нефтекамск шәһәрендә торак йорт подъездында бер ана кечкенә балаларын ташлап калдырган. Хәзер аларны икенче бер гаилә тәрбиягә ала. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

news_top_970_100
Подъездда ташлап калдырылган балаларны яңа гаиләгә биргәннәр

Бу хәл 20 гыйнвар көнне була. Елап утыручы балаларга күрше хатыны тап була. Ул аларны өенә алып кереп ашата, аннары полиция чакыра. 2014 һәм 2016 елгы сабыйлар шәһәр хастаханәсенең балалар бүлегенә озатыла. Соңрак ананың балалар белән әтисе янына килгәне, әмма аның өендә булмавы ачыклана. Ана, күрәсең, озак уйлап тормаган, балаларны подъездда калдырган да, үзе китеп барган.

Нефтекамскига кадәр гаилә Краснокамск районында яшәгән. Алты балалы ир белән хатын Нефтекамскига узган елның көзендә күченеп килә һәм шундук опека органнары күзәтүенә эләгә. Краснокамск районында яшәгәндә, алар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булган: әни кешенең хокуклары чикләнгән, әтисе тулысынча мәхрүм ителгән. Күпмедер вакыттан соң, суд карары буенча, алар бу хокукларны кайтарган.

Хәзер ташлап калдырылган ике баланы яңа гаилә сыендырган. “Карар чыкты – ике бала иртәгәдән башка гаиләгә урнаштырыла. Хастаханәдән аларны яңа өйгә алып кайтачаклар. Табиблар нәниләрнең сәламәт булуы турында белешмә бирде. Бераз гына проблемалар бар, әмма бу тиешенчә тукланмаудан гына. Туганнары бу балаларны алудан баш тарта”, - дип шәрехләгән Нефтекамскиның опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Лариса Әкрамова.

Аның сүзләренчә, ике кечкенә бала янына хастаханәгә әниләре бер тапкыр да килмәгән, әтиләре бер мәртәбә табиб белән сөйләшер өчен генә килгән. Шуның белән шул. “Безнең хезмәткәрләр сабыйлар янына көн саен барып йөрде. Балалар инде аларны танып елмая иде. Аларны алырга теләгән кандидатларга шундук тартылганнар, ана назына сусаганнары сизелеп тора. Балалар алар белән бик теләп аралаша, элемтәгә бара”, - диде ведомство вәкиле.

“Калган балаларга килгәндә, әлегә аларның язмышы хәл ителмәгән. Хәзер ата-аналарны хокукларыннан мәхрүм итү өчен судка дәгъва гаризалары юлланды. Суд хәл иткәч кенә, ул балалар башка гаиләләргә урнаштырылачак. Бу озак процедура”, - диде Лариса Әкрамова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100