Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Почти егетләр» — Илсөя Бәдретдинова иннеген тикшерүче егетләр турында язган

Тышкы кыяфәтенә кагылышлы смслар Илсөягә хатын-кызлардан гына түгел, ир затларыннан да килә икән.

news_top_970_100
«Почти егетләр» — Илсөя Бәдретдинова иннеген тикшерүче егетләр турында язган
Рамил Гали

Илсөя Бәдретдиновага инстаграмда кашы, керфегенең ясалма булуы, җыерчыкларны бетерә торган уколлар кадатуы турында гел исенә төшереп торалар икән. Җырчы шул тышкы кыяфәте турындагы хатларга гомуми җавап бирергә булган.

«Сез чынлап та бу турыда мин үзем белми калганмын дип уйлыйсызмы ул?

Рәхмәт исемә төшергәнегез өчен. Керфек коелып бетте… Барырга кирәк…

Ләкин ялгышкан җирләрегез дә бар! Мин беркайчан да куз төсемне узгәртмәдем. Гомумән, линза кигәнем юк! Ә, бер тапкыр клип өчен сары төстәге линза киеп карадым. Бер тапкыр да чәчемне ясалма үстергәнем юк. Пластик операция ясатканым да юк. Корсет кигәнем юк», — дип яза җырчы.

«Борының белән колагың да үзеңнеке, әйеме, Илсөя?», «Яшем дә бар бит инде диген. Кешечә кыяфәттә йөрергә тиеш бит инде мин диген. Ни дисәгез дә, сез сәхнә кешесе бит! Хәзер фермага сыер саварга барганда да тырнак ясатып баралар», « Узган гасырда яшәмибез бит. Үз-үзен карап, матурланып йөргән хатын-кызга ни өчен пычрак аталар икән?» — дип яклый аны инстачылар.

Шунысы кызык, җырчыга кызлардан гына түгел, «почти егетләр»дән дә килә икән андый смслар. «Алар кәефемне күтәрәләр! Нинди иннек сөртергә икәненә кадәр язып торалар», — дигән Илсөя андыйлар турында.

«Ул „почти егетләр“ белән хатыннары ничек тора икән? Нинди иннек сөртергә икәнен өйрәтеп торсалар, валлаһи, бер җиремне чәбәкләп күрсәтер идем ул ыштан бетенә. Иннек тикшереп утырганчы, акчалырак эштә эшләсеннән. Гаилә өчен булсын дип тырышып йөрүче ирнең инстаграмда Илсөянең иннеген тикшереп утырырга вакыты калмас иде», — дип комментарийлар калдырганнар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100