Почтальон алты ветеранның Бөек Җиңү юбилеена бирелгән акчасын урлаган
Бу эш белән прокуратура шөгыльләнә.
Новосибирскида тикшерүчеләр ветераннарга Бөек Җиңү юбилеена бирелгән акчаны урлауның алты очрагын ачыклаган. Бу эштә почтальоннан шикләнәләр. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, хатын-кыз ай дәвамында Россия Пенсия Фондыннан ветераннарга һәм сугыш инвалидларына тиешле акчаны алган һәм үзләштергән.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатынына Җиңүнең 75 еллыгына тиешле бер вакытлы түләүләрне бирүдән баш тартканнар. Бу эш белән прокуратура шөгыльләнә.