Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Почтадан посылкалар урлаучыларны нинди җәза көтә?

“Россия почтасы”ның Татарстандагы филиалының даны бөтен Россиягә таралды. Полиция “Татарстан почтасы”ның җиде хезмәткәрен ике ел дәвамында кыйммәтле посылкаларны урлап торган өчен тоткарлады.

news_top_970_100
Почтадан посылкалар урлаучыларны нинди җәза көтә?

Узган чәршәмбедә илнең төрле почмакларында яшәүчеләр ни өчен үз посылкаларын көтеп җиткерә алмаганын аңлады – Казанда полиция “Татарстан почтасы” федераль почта хезмәте идарәсенең логистика үзәгендә эшләүче җиде хезмәткәрне тоткарлады. Алар кыйммәтле посылкаларны урлау өчен тулы бер схема оештырган булган.

Смена башлыгы җитәкчелегендә ике сортировкалаучы, ике йөк ташучы, ике машина йөртүче 2016 елның гыйнварыннан башлап 2018 елның февраленә кадәр почтадагы посылкалар арасыннан иң кыйммәтлеләрен сайлап, шуларның адресларга барып җитмәвен оештырган.

“Татар-информ” агентлыгына билгеле булганча, башта полициягә “Татарстан почтасы” куркынычсызлык хезмәте мөрәҗәгать иткән. Алар почта хезмәткәрләренең 1 миллион 300 мең сумлык 342 посылканы таба алмавын хәбәр иткән.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре кичекмәстән хәлне ачыклауга керешкән. Бер сүз белән әйткәндә, алар бу төркемне күзәтү астына алган.

Полиция хезмәткәрләре билгеләгәнчә, почта эшчеләре посылкаларны, теркәгәнгә кадәр үк, карап барган. Алар иң кыйммәтлеләрен – планшетлар, смартфоннар, компьютер техникасы өчен запас өлешләр салынганнарын сайлап алганнар.

Сайлап алынган почта посылкаларын билгеле бер урынга җентекләп яшереп торганнар.

Урланган техниканы берникадәр җыйганнан соң, башка почта посылкалары салынган машина белән алып киткәннәр.

Оператив хезмәткәрләр ачыклаганча, урланган техниканы билгеле интернет-мәйданнарда сатканнар.

Җинаятьчел төркемдәге кешеләрне Гашыйклар көнендә, 14 февральдә, тоткарладылар. Аларның иң олысына 41 яшь, иң кечесенә – 20 яшь.

Кайсыберләрен Казан аэропортына юлда, урланган әйберләрне куя торган урынга алып барганда тоткарлаганнар. “Татар-информ”га билгеле булганча, бу вакытта алар белән урланган 493 посылка булган.

Калганнарын эш урыннарында тоткарлаганнар.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш тикшерү идарәсендә урлау буенча җинаять эше ачылган.

Шул ук көнне, “Татар-информ” агентлыгы почта хезмәткәрләрен тоткарлау турында хәбәр иткәч, “Россия почтасы” матбугат хезмәте әлеге очрак буенча комментарий бирде.

Матбугат хезмәте урлауда шикләнелүче хезмәткәрләрне тоткарлаганда “Россия почтасы” куркынычсызлык хезмәте дә катнашуга басым ясады.

“Урлауда гаепле барлык кешеләр дә вазифаларыннан азат ителәчәк, ә аларның җитәкчеләре дисциплинар җаваплылыкка тартылачак. Кабат мондый очракларны булдырмас өчен, филиал җитәкчелеге почта тапшыруларының куркынычсызлыгын саклауны көчәйтте, шулай ук хезмәткәрләренең һөнәри сыйфатларын өстәмә өйрәнү буенча чаралар күрде”, - дип “Татар-информ”га хәбәр иттеләр “Татарстан почтасы” матбугат хезмәтендә.

Казанның Вахитов районы суды Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш тикшерү идарәсе тикшерүчеләренең почта хезмәткәрләрен кулга алу турындагы үтенечен тикшерде.

Тикшерүчеләр сораганча, беренчеләрдән булып эллеккеге ОМОН хезмәткәре, кайнар нокталарда хезмәт иткән һәм бүләкләре булган Кирилл Шульга кулга алынды. Ул йөк ташучы булып эшләгән. Шульга сүзләре буенча, ул махсус рәвештә бу җинаять төркеменә кергән.

“Мин башта куркынычсызлык хезмәтенә эшкә урнашырга килгән идем. Ләкин җитәкче почтада урлаулар булуын әйтте, һәм миннән йөк ташучы булып урнашырга сорады. Мин мәгълүмат җыеп, җитәкчегә тапшырып бардым. Ул миңа урларга әйтсәләр, ризалашырга кушты. Мин җитәрлек мәгълүмат тупладым. Бары тик урланган әйберләрне кая куйганнарын ачыклыйсым калган иде. Мин бу турыда төнлә белдем һәм иртән җитәкчегә әйтергә җыенган идем”, - дип сөйләде судка Шульга үзе.

Ул судтан үзен кулга алмауларын үтенде. Ике баласы булуын әйтте. Шулай ук тикшерүчеләргә дә бу турыда сөйләвен әйтте, аның сүзләрен җитәкче дә раслады.

“Мин яклый торган кешенең эшчәнлеге бу төркемне тоткарларга ярдәм итте, дип уйлыйм”, - дип белдерде Шульганың адвокаты.

Шулай да, “Татар-информ”га билгеле булганча, тикшерүчеләр Шульга, йомшак кына итеп әйткәндә, алдый, дип исәпли. Җинаятьчел эшчәнлек турында мәгълүматның бер өлеше белән ул чыннан да уртаклашкан. Тик, тикшерү фикере буенча, үз байлыгы турында да истә тоткан.

Бу тарихта аның нинди роль, төгәлрәк әйткәндә, рольләр башкарганын Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш тикшерү идарәсе тикшерүчеләре ачыклаячак.

Нәтиҗәдә, тоткарланган өч кешене – Данил Гордеевны, Кирилл Шульганы, Николай Ефременконы суд 13 апрельгә кадәр сак астына алды.

Айдар Гариповны, Сергей Низаметдиновны һәм Артур Гарифуллинны суд өй сагы астына җибәрде.

Җинаятьчел төркемнең җиденче катнашучысы – сортировкалаучы хатын шәһәрдән чыгып китмәү турында имза куйды.

Билгеле булганча, шикләнелүчеләр гаепләрен өлешчә таныды.

Сүз уңаеннан, кулга алынучыларның берсе моңа кадәр урлау өчен хөкем ителгән булганы ачыкланды. Күрәсең, аны эшкә алу “Россия почтасы” куркынычсызлык хезмәте эшләп җиткермәгәнгә килеп чыккандыр.

Тикшерү йомгаклары буенча тиешле нәтиҗәләр ясалачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100