news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Почтада сыра сата башлаганнар?

Почтада сыра сата башлаганнар?

news_top
Почтада сыра сата башлаганнар?
"Почта России" бүлекчәләрендә аз алкогольле продукция сатыла башлаган. Бу хакта почтаның матбугат хезмәте хәбәр тарата.

Сыра һәм алкоголь проценты 8% артмаган продукция ил буенча 3,2 мең бүлекчәдә сатыла башлаган. "Авыллардагы бүлекчәләрдә сыра сатуга өстенлек бирелә, чөнки халыкка сыйфатлы, сертификацияләнгән продукция алырга мөмкинлек бирергә кирәк. Бу мөһим, чөнки Роспотребнадзор статистика буенча ел саен 1,2 мең кеше суррогат алкоголь корбаны була", - дип аңлатканнар "Почта России"да бу карарны.

"Почта Россииның" бу гамәленә карата социаль челтәрләрдә кызу бәхәс бара. "Әһлакның юкка чыгуы бу, сезгә оят түгелме?" дип язучылар да бар, бу карарны хуплаучылар да җитәрлек. "Син кая? - Почтага!" сүзенә хәзер яңа мәгънә өстәлә икән", - дип шаярткан бер кулланучы. "Почтада чират тагын да арта икән", "Сыра сатканчы, үз эшләрен яхшы эшләсеннәр иде", - дип шелтәләр дә белдерәләр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар