news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пневмония белән авыручы ир-ат тамагында онытылып калган марля аркасында үлгән

Мәетне ярган экспертлар ир-атның асфиксиядән үлүен ачыклаган.

news_top
Пневмония белән авыручы ир-ат тамагында онытылып калган марля аркасында үлгән
pixabay.com

Санкт-Петербургта пневмония белән авыручы ир-ат вафат булган. Ул тамагында онытылып калган марля аркасында буылып үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

РЕН ТВ чыганагы сүзләренчә, Колпинода яшәүче ир-ат 26 июньгә каршы төндә хастаханәдә үлә.

Бу ир-атны 18 июньдә ковид бүлегенә китергәннәр.

Ир-атның мәетен ярган экспертлар ачыклаганча, пациент коронавирустан түгел, ә асфиксиядән үлгән.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар