Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Плюшкин синдромы: Чаллыда бер хатын өен идәннән түшәмгә кадәр чүп белән тутырган

news_top_970_100
Плюшкин синдромы: Чаллыда бер хатын өен идәннән түшәмгә кадәр чүп белән тутырган
Фото: «Татар-информ»

Чаллының 3нче комплексы йортында яшәүчеләр озак еллар дәвамында фатирын чүп-чар белән тутырган 70 яшьлек ялгыз күршеләреннән интегә. Ул урамнан чүп җыеп, шуны фатирына алып кайта. Аның бүлмәләре түшәмгә кадәр чүп-чар белән тулган, анда хәтта йөреп тә, йоклап та булмый.

Ул аптырап калмаган, чүп-чар капчыкларын матрас итеп кулланып, баскыч мәйданчыгында йоклый башлаган. Күршеләрен тыңларга да теләми, өендә бары кирәкле әйберләр генә булуын әйтеп, елый башлый. Бу хакта «Челнинские известия» сайтында Ләлә Гайфетдинова яза.

Бу очракта нинди чаралар күрергә мөмкин? Әлеге сорауга психоневрология диспансерының баш табибы Венера Бутлеровская җавап бирә:

«Фәнни телдә бу «хординг» дип атала, – дип аңлатты Венера Марсовна. – Мондый кешеләр үз өйләрен чүп-чар белән тутытырып, эпидемиологик куркыныч тудыралар, чөнки чүп-чар аркасында күселәр, тараканнар үрчи, һәм начар ис барлыкка килә. Мондый кешеләрнең авырулары структурасында еш кына деменция һәм шизофрения күзәтелә. Андыйларны хастаханәгә еш салмыйбыз, елына уртача 3-5 кеше. Амбулатор рәвештә тикшерелеп торучылар күбрәк».

Диагностикага килгәндә, хординг синдромы белән авыручы кешегә психиатрия ярдәме тәкъдим итәргә була – психиатрда консультация һәм тикшерү узарга, диспансерга килергә ярдәм итәргә мөмкин, дип аңлата эксперт. Гадәттә, мондый кешеләр буйсынмаучы булалар һәм тәкъдим ителгән ярдәмгә катгый каршы киләләр.

«Бу очракта, гариза язып, күршеләргә яки торак конторасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди баш табиб Бутлеровская. – Язма мөрәҗәгатьтә бу кешенең үз-үзен тотышы үзенчәлекләрен, аның психик халәтен аңлатырга кирәк, бу – авыр психик тайпылыш булу мөмкинлеген күрсәтәчәк. Фотоларны да куярга була. Әгәр дә ул өенә чүп-чар тутыра, ике-өч телевизор алып кайткан икән, бу әле диагноз өчен нигез була алмый. Без аның психик авырудан интегүенә ышанырга тиеш. Шуннан соң без бу гариза белән судка мөрәҗәгать итәбез, пациентны тикшерүгә рөхсәт алабыз, алга таба эш итү өчен, аның өенә баруны башлап җибәрәбез».

Әңгәмәдәшебез билгеләп үткәнчә, бу проблема бик актуаль, өйләренә чүп-чар тутырып, күшеләренә дә авырлыклар тудыручылар шактый икән. Даими рәвештә өйләрен чүп белән тутырган берничә кеше бар, без аларны хастаханәгә салабыз. Проблеманы хәл итү эшенә махсус хезмәтләр – коммуналь, социаль хезмәтләр дә кушыла, алар өйне чүп-чардан чистарта, ремонт ясый. Әгәр дә авыру психотерапевт тарафыннан даими дәвалануда булмаса, бу эшләр бушка китә. Чөнки медицина статистикасы күрсәткәнчә, дәвалану тукталса, хордерлар кире үз халәтләренә кайта.

Мондый пациентлар саны турындагы сорауга белгеч төгәл генә җавап бирә алмады. «Мондый пациентлар буенча аерым статистика алып барылмый, – диде Венера Бутлеровская. – Минем күзәтүләрем буенча, алар күбрәк ачыклана башлады. Хәзер кешеләр мондый хәлләрне сабыр гына күзәтеп тормый. Күпләр моның сәламәтлек өчен нинди куркыныч тудыруын аңлый һәм мондый очракларда нишләргә кирәген интернеттан укып белә».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100