Хезмәттәшләре белән пляжда ял иткән чакта, 30 яшьлек хатын-кызга яшен суккан. Бу турыда https://kazanfirst.ru яза.
Фаҗига 8 июньдә Мәскәү өлкәсендә була. Яшен туп-туры шушы хатынга бәрә, ул могҗиза белән генә исән кала, җитди пешә. Хәзер ул реанимациядә ята.
Матурлык салонында эшләүче 30-35 яшьлек хатын-кызлар һәм ир-атлар компаниясе пляжда агач беседкада туган көн бәйрәм итәләр. Өстәлдә шашлык, хәмер була. Яшен башлангач, кайбер кунаклар яңгыр астына чыгып бии башлый. Кайберләре исә буадагы суга аяк чылатырга кереп китә.
Пляж хезмәткәрләре аларга судан чыгарга куша, тик дуслар тыңламый.
18.00 сәгать тирәсендә 30 яшьлек хатын-кызның кулына яшен бәрә, күкрәге аша уза һәм агач өстәлдә яткан икенче кулыннан чыга. Бу вакытта көчле дөбердәү була, өстәлдән ризыклар һәм эчемлекләр очып төшә.
Имгәнгән хатын тирән шокта, аның куллары, күкрәк читлеге пешкән. Бәхеткә, якында гына табиблар ял иткән – алар беренче ярдәм күрсәткән, диелә хәбәрдә.