news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пляжда ял итүче кыз тәненең яртысыннан артыгын яндырып бетергән

news_top

Санкт-Петербургта яшәүче 23 яшьлек кыз Фин култыгында пляжда кызынганда тәненең 60 процентын яндырган. Хәзер аны реанимациядән чыгарганнар инде. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

16 июньдә бу кыз дуслары белән комлыкка килә. Ул бик каты кызына. Дуслары, аның хәле киткәнен күргәч, «ашыгыч ярдәм» чакыра. Ярымаңсыз хәлдәге кызны реанимациягә салалар.

«Кызның тәненең 60 проценты беренче һәм икенче дәрәҗәдә пешкән (икенче дәрәҗә пешүдә куыклар барлыкка килә). Соңрак кызны пешүләр бүлегенә күчерделәр», – дигән сайт чыганагы.

Моңа кадәр биредә 21 яшьлек студент кыз тәненең 80 проценты пешкән булган. Ул саклагыч кремсыз кояшта 5 сәг яткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар