Италиядә Пинарелла-ди-Червия пляжында кабырчыклар җыеп йөргән 66 яшьлек турист хатын-кызны бульдозер таптаган. Бу хакта «The Sun» басмасы хәбәр итә, дип яза РЕН ТВ.
Инглиз теле укытучысы Элиса Спадавеккья кабырчыклар җыйган арада, 54 яшьлек бульдозер йөртүчесе артка чигенә һәм хатын-кызны таптый.
Шаһитлар әйтүенчә, бульдозерның кисәтү утлары һәм тавыш сигналы кабызылмаган була.
Йөртүчене тоткарлаганнан соң, хокук сакчылары аның наркотик матдәләр кулланган булуын ачыклаган. Моннан тыш, 54 яшьлек җинаятьчегә 2023 елдан транспорт белән идарә итүне тыйган булганнар.
Бульдозер йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.