news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ире белән пляжда йөргән хатынны аяз көнне яшен сугып үтергән

news_top

Венесуэлада яшәүче 34 яшьлек Фройланис Ривасны гаиләсе белән Картахена пляжында ял иткәндә яшен сугып үтергән. Бу хакта www.mentoday.ru сайты яза.

Пляжда булган кешеләр аңа ярдәм итәргә тырышып карый һәм фаҗига булган урынга экстрен хезмәт эшчеләрен чакырталар. Табиблар аны хастаханәгә алып китә, анда зыян күргән хатынга реанимация ясыйлар. Кызганыч, 45 минут дәвамында ярдәм күрсәтсәләр дә, Фройланис вафат булган.

Бу фаҗига пляждагы камерага да эләккән. Социаль челтәрләрдә таралган роликта күренгәнчә, пляжда ял итүчеләрне яшен сукканы күренә. Шунда янәшәдән бер ир-ат үтеп бара, яшен сукканнан соң комга егыла, аягына баса һәм берничә метр йөгереп бара, шуннан соң гына фаҗига булган урынга борылып карый.

Daily Mail мәгълүматларына караганда, Фройланис Ривасның 2 баласы калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар