news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Плитәне сүндерергә оныткан» - Балык Бистәсендә янгында ир-ат һәлак булган

news_top
«Плитәне сүндерергә оныткан» - Балык Бистәсендә янгында ир-ат һәлак булган
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Татарстанның Балык Бистәсе районында янгында ир-ат һәлак булган. Фаҗига плитәне сүндерергә оныту сәбәпле килеп чыккан.

«Татар-информ»га РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Бикчурай авылында яшәүче 59 яшьлек ир-ат ашарга пешерергә җыена. Ул плитәне кабыза, әмма утны карап тормый, нәтиҗәдә 24 квадрат метр мәйданда янгын чыккан, ул шәхси йортны һәм веранданы чолгап алган.

Янгынны сүндергән вакытта йорт хуҗасының мәете табылган. Янгын чыганагы янында янып беткән савыт-саба калдыклары ачыкланган, ә плитә шул вакытта да кабызылган хәлдә булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, кайчак кешеләр ашны плитәгә куеп, кибеткә чыгып китә һәм шул арада берни дә булмас, дип уйлый. Ризык яну нәтиҗәсендә агулы газлар барлыкка килергә мөмкин, алар төтен белән агулануга китерә. Моннан тыш, плитәдәге ялкын таралып, зур янгынга әверелергә мөмкин, бу исә матди зыян гына түгел, кешеләрнең һәлак булуына һәм җәрәхәтләнүенә дә китерә ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар