Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Плитәдә пешереп була торган торт рецепты

news_top_970_100
Плитәдә пешереп була торган торт рецепты
Фото: Freepik.com

Бу тортның камырын мичтә түгел, ә плитә өстендә, табада гына пешерәләр. Каймаклы тортның рецепты белән «Атна вакыйгалары» газетасы бүлешә.

Камыр өчен кирәк: 250 грамм он, 70 грамм шикәр комы, 150 грамм ак май.

Крем өчен кирәк: 2 йомырка, 150 грамм шикәр комы, 2 аш кашыгы крахмал, 10 грамм ванилин, 500 грамм каймак (20 процентлы), 50 грамм ак май.

Башта онга шикәр һәм каткан ак май (аны кыргычта кырырга була) кушып уарга, таралып торган камыр ясарга. Аннары аны коры табага салырга, бутап торып, алтынсу төскә кергәнче талгын утта кыздырырга. Камыр валчыклары бер-берсенә ябышса, вакларга.

Шуннан соң крем ясарга – тимер савытка йомырка, шикәр комы, ванилин, крахмал салып бутарга һәм каймак кушарга. Аннары савытны газ плитәсенә куеп, кремны куерганчы болгатып торырга (болай крем янар дигән шик туса, аны кайнап торган сулы савыт өстенә утыртып куертырга була). Плитәдән алгач, ак май салырга.

Әзер валчыклы камырны 3-4 өлешкә бүләргә. Савытка башта камырның бер өлешен сибеп-җәяргә, өстенә каймаклы крем сыларга. Тагын валчыклы камыр һәм крем салып, шулай берничә катламнан торган торт ясарга. Өстен крем, чикләвек, җиләк-җимешләр белән бизәргә мөмкин. (Тортны тигез итеп өяр өчен, кырыйлары салдырыла торган кондитер табасын файдалану уңайлы).

Тортны, кремы сеңсен өчен, кимендә 5 сәгатькә, иң яхшысы – төнгә суыткычта калдырырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100