news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Плитә төзәтмәгән өчен, бер хатын ирен буып үтергән

39 яшьлек хатын үзенең 41 яшьлек ире белән табын корып утырганда ватык плитә өчен талаш чыга.

news_top
Плитә төзәтмәгән өчен, бер хатын ирен буып үтергән

Удмуртиянең Вавож авылында яшәүче 39 яшьлек хатын ирен буып үтергән. Аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү комитеты идарәсенә сылтама белән Ижевск сайты хәбәр итте.

24 декабрьдә 39 яшьлек хатын үзенең 41 яшьлек ире белән табын корып утыра. Аларның электр плитәсе ватык була. Хатын шуны төзәтергә сорый. Ир исә баш тарта. Ачуы чыккан хатын кулына плитәнең электр кабелен ала. Шул шнур белән ирен буып үтерә.

Хәзерге вакытта җинаять эшен судка тапшырганнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар