Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пластик хирург белән әңгәмә: тырпаеп торган колакны «урынына кую» 50 мең сумга төшәчәк

Элек кәкре тешле, нечкә иренле, озын борынлы кешеләр ничек яшәгән икән ул, дип уйлап куярсың. Бүген хирургия шулкадәр алга киткән – хәтта тырпаеп торган колакларны да «урынына куя». Танышларың хәзер сине «әрекмән колак» дип үрти алмый инде. «Интертат» пластик хирургиянең шушы юнәлеше белән таныштыра.

news_top_970_100
Пластик хирург белән әңгәмә: тырпаеп торган колакны «урынына кую» 50 мең сумга төшәчәк
https://ru.freepik.com

«Сыйныфташларым зур колакларым өчен «Фил» дип үрти иде»

Исемен әйтергә теләмәгән танышым колагына операция ясату сәбәбен аңлатты:

Мәктәптәге үртәүләрне, мыскыллауларны, бармак төртеп көлүләрне бүген бик матур итеп «буллинг» дип әйтәләр. Мине сыйныфташларым башлангычта ук зур колакларым өчен «фил» дип үртиләр иде. Яшүсмер вакытында бу зур комплекска әйләнде. Кызлар бармак төртеп көлсәләр, җир астына төшеп китәсем килә иде. Бер ошатып йөргән кызым да миңа Вконтакте челтәрендә «прости, но ты ушастый» дип язды. Ярый әле медицина алга киткән! Егерме дүрт яшемдә отопластика ясаттым. Өч атнадан соң төзәлде, бугай. Озак нужарганымны хәтерләмим инде. Кәләшемә бу хакта күптән түгел генә әйттем. Син миңа зур колаклар белән дә ошар идең, кешене әйбәт сыйфатлары өчен яраталар дигән була. Мин моңа исә «шулайдыр» дип кенә куям. Нишләтәсең, гомерлек комплекс иде бит. Ышанырга авыр.

Тагын бер танышым:

Операцияне мин Казанда түгел, Мәскәүдә ясаттым. Колакларым кечкенә чактан бирле ошамый иде. Шуңа күрә чәчемне гел туздырып йөрдем. Җыеп куйсам, ямьсез булып тора иделәр. Егерме яшьтә мондый адымга баруымны әти-әни ошатмады. Өстәвенә, алар дини кешеләр. Әбием бөтенләй «Үз өстеңә гөнаһ алып йөрисең!» дип орышты. Башка кызлар иреннәрен кабарта, күкрәкләрен олыгайта, борынын кечерәйтә. Мин исә бетемә котырмыйм. Бары тик табигатьнең хатасын төзәтеп кенә җибәрдем. Шуңа да карамастан, чәчне барыбер җыеп йөрмим әле. Гадәт булып калган.

Операция ничек үтте соң?

Берни дә сизмәдем. Хәзер шушы мизгелдә синең колагыңа операция ясыйлар дигәнне аңлау гына кыенлык китерә. Күңелне шомландыра. Тукта әле, авыртамы икән, дип махсус игътибарыңны юнәлтсәң, борчылырлык нәрсә юк икәнне аңлыйсың. Анестезиянең эффекты беткәч, аз гына сиздерә. Стоматологтан ныграк куркырга кирәк! Аннары ике атна буе башны бәйләп йөрдем. Ярты ел буе аркада гына йокларга әйттеләр. Менә монысы – иң авыры иде…

«Отопластика» – дөньяда гаять киң таралган операция»

Беренче категорияле табиб, пластик хирург Рөстәм Әхмәтов белән колакка ясала торган операция турында сөйләштек. 

 

Фото: © Рөстәм Әхмәтовның шәхси архивыннан алынды

Рөстәм абый, белгәнемчә, сез күкрәккә дә, кулга да, аякка да, арткы якка да пластик операция ясыйсыз. Бүген мине колакларны «урынына кую» кызыксындыра.

Әйе, ул медицина телендә «отопластика» дип атала. Ул – дөньяда гаять киң таралган операция, ул җитешсезлекләрне төзәтергә, колак кабыгының формасын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Отопластика эстетик матурлык өчен генә ясаламы?

Эстетик кына түгел, ул реконструктив та була ала. Кеше колагын каядыр җәрәхәтләп, ерткан очракта операция ясыйбыз. Кемдер колагына тоннельләр куйдырган булырга мөмкин. Туйдыргач, колакның йомшагын яңадан үз формасына китерергә кирәк. (Колакка зур тишек ясап, шунда куелган боҗраны «тоннель» дип атыйлар. – Интертат). Болары – матурлык ягыннан караганда. Реконструктив операция вакытында без колакның тышкы ягын ясыйбыз. Колакның тышкы ягы белән проблема ике төрле булырга мөмкин. Тумыштан зәгыйфь колак булса, аның тышкы ягы кешедә бөтенләй булмый. Ул вакытта без ясалма кимерчәк (хрящ) куябыз.

Операция алдыннан анализлар бирергә кирәкме?

Әйе, пациент анализлар тапшыра, тулы тикшеренү үтә. Кан куелыгы буенча тест үтә, ВИЧ һәм гепатит тестлары, флюорография һәм ЭКГ уза.

Ничә яшьтә операциягә килергә ярый?

Балаларга эстетик яктан операцияне алты яше тулгач ясыйбыз. Гадәттә, беренче сыйныфка керер алдыннан киләләр. Чөнки ул яшьтә балалар бер-берсен тышкы кыяфәте буенча үрти башлый. Шул рәвешле балаларда комплекслар барлыкка килә. Отопластика кайбер социаль проблемаларны чишүдә булыша.

Операция ничә сәгать дәвам итә? 

Бер сәгатьтән алып ике сәгатькә кадәр дәвам итә. Аннан соң пациентның башына бәйләвеч кидерәбез. Ул аны ике атна буе салмыйча йөрергә тиеш. Шешкән һәм күгәргән җир шул вакыт дәверендә төзәлә. Пациент операциядән соң колакларын җәрәхәтләмәскә тиеш. Колакның тегелгән җирләре сүтелергә мөмкин. Җиңел булмаган хәрәкәт ясап, операция нәтиҗәсен юкка чыгару ихтимал. 

Кайбер очракта колак кимерчәге ялкынсынырга мөмкин. Операция гел бер төрле генә бармый. Төрле чаклар була. Ялкынсынуны бетерү өчен, ниндидер өстәмә дәвалау чарасын күрергә туры киләчәк. Әгәр колак дөрес төзәлмәсә, яңабаштан коррекция үткәрергә кирәк була.

Отопластика ясату күпмегә төшә?

Операциянең бәясе 30 меңнән 50 меңгә кадәр. Әгәр гомуми анестезия белән ясатам дисә, шул суммага тагын 20 мең өстәлә.

Операциягә балалар үзләре теләп киләме яки ата-анасы моны күбрәк телиме?

Алты яшьтәге балалар үзләренең теләген инде әйтергә сәләтле. Алар аңлы рәвештә безгә килә һәм отопластика ясатырга теләгәнен әйтә. Алар хәтта җирле наркоз астында эшләүне сорый. Бернәрсәдән дә курыкмыйлар һәм тыныч кына телефоннарында уйнап яталар (ред. – яшәсен телефон!) Операция үзе җирле наркоз (местная анестезия) астында үтә һәм авыртмый.

Кемнәргә отопластика ясамыйсыз?

Йөкле һәм имезүче хатын-кызларга, шикәр диабеты, психик авырулар, онкология, инфекция һәм эндокрин авырулары булганда, колакка пластик операция ясалмый.

 

Фото: © Рөстәм Әхмәтов ясаган отопластиканың  нәтиҗәсе.

 

Данир Сабиров: «Колаклар тырпаеп тормый хәзер»

2018 елда артист Данир Сабиров колагына отопластика ясаткан булган. Ни сәбәпле ясатырга булганын «Шәһри Казан» хәбәрчесенә болай дип аңлаткан:

Отопластика эшләттем. Ягъни, колакларны матурлар өчен пластик операция. Матур итеп прическа ясатып куясам да, тик сул як колак ямьсез булып күренеп тора иде. Шул күңелне кырды. Бер колакка гына ясатыйм дип барган идем, табиб икесенә дә эшләргә диде. Урынлы наркоз белән эшләделәр, бер авырту да сизмәдем. Колаклар әлегә төзәлеп бетмәде, әмма нәтиҗә ошый: колаклар тырпаеп тормый хәзер. Артык кыйммәт операция димәс идем. Нишләтәсең, матурлык шулай инде, корбаннар таләп итә.

Дөньяда отопластика ясатучыларның фотосурәтләрен тәкъдим итәбез:

Дөньякүләм йолдызлары матур булып күренер өчен нинди генә адымга бармый. Матурлык артыннан куып, алар май бизләрен кудыра, чәчләрен үстерттерә. Әле ул «товарный вид» бөтен кешегә килешми.

Шулай ук колак формасын үзгәртү буенча отопластика эшләтү модасы китте. Бер яктан, тырпаеп торган колак бөтен прическага да килешми, икенче яктан андый колаклар бик мөлаем күренә, дип яза «Топ10» сайты. 

Мәсәлән, яшь артист Павел Прилучный колакларына отопластика ясаткан. 

Кайчандыр Паша театр сәхнәсендә уйнаган һәм үзенең колакларыннан оялмыйча кинода төшкән. Ул чын күңеленнән драматик һәм җитди рольләрдә уйнарга колаклары булышкан дип уйлый.

Нәтиҗәдә, Павел хирургка мөрәҗәгать итеп, колак формасын кискен үзгәрткән. Колаклары табигыйга охшамаганын актерның җанатарлары да сизгән.

Павел Прилучный

Фото: © https://top10a.ru/10-zvezd-kotorye-sdelali-plastiku-ushej.html

Голливуд актеры Бред Питтның яшь чагында колаклары тырпаеп торган. Бу сорау аны үзен борчымаса да, Голливуд кимчелекләрне кичерми шул. Шуңа күрә ул аның таләпләренә буйсынырга мәҗбүр булган һәм хирургка мөрәҗәгать иткән. 

Актер үзе отопластика ясатканын яшерә икән. Әмма халыкны алдап булмый, дип язган «Топ10» сайты.

Бред Питт

Фото: © https://top10a.ru/10-zvezd-kotorye-sdelali-plastiku-ushej.html

Бен актерлык карьерасының башында үзенең тышкы кыяфәтен бик тыныч кабул иткән. Ул аңа сөйкемлелек, беркатлылык һәм мәрхәмәтлек биргән. 

Ләкин Бен Стиллер үзе инфантиль персонажлардан арыган һәм рәхимсез яки драматик герой уйнарга теләгән сыман. Шуңа күрә ул отопластика ясаткан. 

Бен Стиллер

Фото: © https://top10a.ru/10-zvezd-kotorye-sdelali-plastiku-ushej.html

Рамил Шәрәпов исә «Интертат»ка биргән интервьюсында үзенең колакларын башкалардан аерылып торырга булыша торган «изюминка» дип бәяли. Алар аңа популярлашуда ярдәм итте, ди. 

Бәләкәй вакытта колакка бәйләнеп аптыраттылар инде минем. «Зур колак», «поши колак» идем. Хәзер мин моның өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле генә. Ул миңа шундый башкалардан аерылып тора торган колак, куе каш биргән. Ул бит минем изюминкам. Аллаһга шөкер, буй да үсеп китте.

Алар бит минем визит карточкам. Кайвакыт Рамил Шәрәповның кем икәнлеген бөтенләй оныталар. «Теге колаклы малай килгән, теге кашлы малай килгән, Шәрәпҗан килгән», — диләр. Рамил исеме онытылса да, Шәрәпҗан онытылмый. 

Рамил Шәрәпов

Фото: ©Владимир Васильев

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100