Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пластик тәрәзәләрне кышка ничек әзерләргә?

news_top_970_100
Пластик тәрәзәләрне кышка ничек әзерләргә?
"Татар-информ" архивы

Элегрәк кыш көне, җылы булсын өчен, тәрәзәләрне газета яисә башка төрле кәгазь белән ябыштырганны күпләр хәтерлидер. Пластик тәрәзәләр барлыкка килү белән, мондый эш онытылды. Ләкин пластик тәрәзәләрне дә кышка әзерләргә кирәк икәнен күпләр белми. Бу хакта киңәшләр сайтында язылган.

Кайбер тәрәзәләрне, детальләре яхшы эшләсен өчен, ел саен майлап торырга кирәк. Ә кайбер тәрәзәләрнең җәйге һәм кышкы сезонга күчү җайланмалары бар. Кайвакыт пластик тәрәзәләр һәрвакыт кышкы системада тора. Бу очракта тәрәзәләр тизрәк тузачак.

Тәрәзәнең җәйге яисә кышкы режимда икәнен ничек белеп була: моның өчен тәрәзәне ябып, бер кәгазь битен шуның аша чыгарып карарга кирәк. Кәгазь җайлы гына уза икән, димәк, тәрәзә җәйге режимда тора, диелә хәбәрдә.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100