Бәдрәф яки ванна бүлмәсен чистартканда лимон кислотасы, сода, хәтта кола эчемлеге кулланып була. Алар бик тиз булмаса да, төрле пычракны чистарта. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Микродулкынлы мичне аш серкәсе салынган су белән чистартып була.
Суыткычтагы сасы исне бетерү өчен чи бәрәңгене уртага бүлеп куеп торырга кирәк.
Пластик тәрәзә төпләрен сары таптап теш пастасы һәм кер сабыны белән бетереп була. Башта йомшак щетка белән тәрәзә төбенә сабын сылагыз, аннары шуны теш пастасы белән чистартыгыз.
Сары таплар бик тирән булса, сабын белән теш пастасы сылагач, бераз көтеп торыгыз, аннары гына чистартыгыз.