Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пластик шешәләр ярдәмендә ничек итеп кондиционер ясарга?

Моның өчен гади җилләткеч — вентилятор һәм пластик шешәләр кирәк.

news_top_970_100
Пластик шешәләр ярдәмендә ничек итеп кондиционер ясарга?
Владимир Васильев

Көнкүреш җайланмасы — кыйммәтле кондиционерны, әлбәттә, кибеттән сатып алып була. Тик бу приборны өйдә үз кулларың белән дә ясарга мөмкин. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте. 

Литр ярымлы шешәнең төбен кисеп, капкач кебек итеп ясагыз. Шешә стенасына тишекләр тишкәлеп чыгыгыз. Моның өчен тимер кадак яки отвертка ише әйберне җылытып кулланып була.

Барлыкка килгән савытка боз шакмаклары тутырыгыз. Шушы савытларны канцелярия скрепкасы яки җепләр ярдәмендә вентиляторның сеткасына беркетеп куегыз. 

Шешәләрдәге боз салкынын вентилятор бүлмәгә өреп таратыр. Боз эрегәндә тамчы тамар инде, аны сөртеп аласы булыр. Чүпрәк яки берәр савыт куярга да була.

Электр җиһазы белән сак эшләгез, ток суга күрмәсен.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100