news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пластик шешәдәге су нәрсәсе белән куркыныч?

Диетолог һәр кешегә көнгә икешәр литр су эчәргә кирәк дигән фикернең искерүен әйтте.

news_top
Пластик шешәдәге су нәрсәсе белән куркыныч?
pixabay.com/ru

Табиб-диетолог Анжелика Дюваль пластик шешәләрдән су эчмәскә киңәш итте. Бу хакта РИА Новости яза.

«Су тутырылган шешәләр ел дәвамында киштәләрдә тора. Алар кояш нурларының йогынтысына дучар ителә. Пластик шешәдә сакланган су еш кына сәламәтләндерү үзлегенә ия түгел», — дип белдерде ул.

Моның урынына диетолог краннан ага торган фильтрланган су эчәргә киңәш итте.

Дюваль шулай ук һәр кешегә көнгә икешәр литр су эчәргә кирәк дигән фикернең искерүен әйтте. Көндәлек күләмне индивидуаль санап чыгарырга кирәк — бер килограмм авырлыкка 30 миллилитр су эчәргә кирәк, ди ул. Суны акрын гына, бер эчкәндә бер стаканнан да арттырмыйча эчәргә киңәш ителә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар