Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пластик операцияләр ясатып йөзен үзгәрткән егет, җенси әгъзасына операция ясатканнан соң, реанимациягә эләккән

Егор Холявин - "Дом-2" проектының иң танылган егетләренең берсе. Ул үз алдына модель кыяфәтенә керү максатын куйган һәм операцияләр ясата. Чираттагы операциядән соң ул хастаханәгә эләккән.

news_top_970_100
Пластик операцияләр ясатып йөзен үзгәрткән егет, җенси әгъзасына операция ясатканнан соң, реанимациягә эләккән
Юан гәүдәле һәм шаян холыклы егетне проектта катнашучылар бик тиз үз итә. Егет, модель булам дигән максат куеп, пластик операцияләр ясата башлый. Бераздан аңа табиблар тукталып калырга киңәш итә, әмма егет "үзен камилләштерүне" дәвам итә. Егор җенси органын зурайту өчен операция ясаткач, эчке органнарына кан савып, реанимациягә эләгә.

Инстаграмда ул бу хакта тәфсилләп язган. Егет әйтүенчә, операциядән соң ике атна узгач, аңа җенси мөнәсәбәтләргә керергә ярый дип әйткән булганнар. "Зурайтуын зурайтканнар, ә ничек кулланырга икәненә инструкция бирмәгәннәр", - ди ул. Егор үзенең организмына зыян килүе турында язган.

Берникадәр вакыттан соң ул хастаханәгә ятарга мәҗбүр булган. "Минем хәлем бик авыр, мин сөйләшә алмыйм, реанимациядә ятам. Табиблар әлегә төгәл диагноз куя алмый. Миңа кан салганнарын беләм, эчке органнарыма зыян килгән күрәсең", - дигән Егор "СтарХит" журналына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100