Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пластик операциядән соң бер хатынның күкрәкләре шартлаган

Хатын аэропортта чемоданнарын күтәргәч, күкрәкләрендә җөйләр өзелеп, яралар барлыкка килгән.

news_top_970_100
Пластик операциядән соң бер хатынның күкрәкләре шартлаган
https://pixabay.com/

Бөек Британиядә яшәүче Броген Ри исемле хатын күкрәген кечерәйтү өчен пластик операция ясаткан. Шуннан соң аның күкрәкләре шартлап, яралар үлекли башлаган. Бу турыда Daily Mirror. басмасына сылтама белән «Лента.ру» хәбәр итте.

Броген гомере буе аркасы авыртудан интегә. Аның күкрәкләре бик зур була. «Ун яшьлек чагымда күкрәкләрем үсә башлады. Шуннан бирле алар гел зурая», — дип сөйли бу хатын.

23 яшендә ул 36H үлчәмле бюстгалтер кия. Аның күкрәк әйләнәсе үлчәме 117-119 см була. Броген аны 36D үлчәменә кадәр киметергә тели. Бу вакытта күкрәк әйләнәсе 99-102 см була.

Броген операция ясау өчен Төркиягә бара. Февральдә Истанбул шәһәрендә аңа операция ясыйлар. Шуннан соң тиз арада кунакханәгә җибәрәләр, табиблар аны карамый. Хатынның температурасы күтәрелә. Ул урын өстендә генә ята. 

Бераз хәл кергәч, Броген аэропортка китә. Ул Британиягә Украина аша кайта. Җиде сәгать самолетта очкач, аның яңа борчуы килеп чыга. «Миңа авыр әйбер күтәрергә ярамый. Ләкин багажны алырга кирәк. Шул вакытта мин ике күкрәгемнең дә шартлаганын тойдым. Җөйләр сүтелеп, алар урынында ачык яралар барлыкка килде», — дип сөйли бу хатын.

Хәзер аның яралары үлекләгән, күкрәк формасы да үзгәргән. Күкрәкләренең үлчәме дә кимеми икән. «Минем күрәкләрем бозылды. Коронавирус булгач, хастаханәгә барырга да куркам. Хәзер яраларымны антисептик белән эшкәртәм, инфекция я сепсис булмас дип өметләнәм», — ди имгәнгән хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100