Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Планшетны бик еш кулланган унөч яшьлек кыз бала вафат булган

Өянәк вакытында баланың күзләре акаеп чыккан һәм башы селкенеп торган.

news_top_970_100
Планшетны бик еш кулланган унөч яшьлек кыз бала вафат булган
https://pixabay.com

Австралиядә өянәкләрдән интеккән унөч яшьлек кыз баланы хастаханәдә кайтарып җибәргәннәр һәм ул бер атнадан соң вафат булган. Табиблар баланың үлеме сәбәбе итеп планшетны еш куллану һәм йокы җитмәүне атаган. Бу турыда Mirror басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Кыз бала соңгы өч елда мини-өянәкләрдән интеккән. Өянәк вакытында аның күзләре акаеп чыккан һәм башы селкенгән. Кызның әнисе берничә тапкыр белгечләргә мөрәҗәгать иткән, ләкин алар баланың күзе коры булуына сылтаган.

Мартта кыз йоклаганда җитди өянәк була, аны Мельбурн шәһәре хастаханәсенә илтәләр. Табиблар моның бер очрак кына булуын әйтә. Баланы хастаханәдән ике сәгатьтән соң ук кайтарып җибәргәннәр, бернинди тикшерү дә уздырмаганнар.

Бер атнадан соң, анасы кызын үле килеш тапкан. Алдан анализлар ясалмагач, баланың үлеме сәбәпләрен тәгаен ачыклый алмаганнар. Табиблар балада эпилепсия булу-булмавын да билгеләмәгән.

Хәзер баланың анасы Австралиядә өянәкләрне дәвалау ысулларын үзгәртү өчен акция башлап җибәргән. Ул эпилепсия диагнозы билгеләнмәсә дә пациентларны тулысынча тикшерүне оештырырга тели, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100