Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Планшет белән бала ашатмыйлар — белгеч киңәше

Бала аврылыгын акрын җыйган очракта, яшь анага борчылыр урын бармы? Андый балаларны ничек тукландырырга? Бу сорауга җавапны Ю.Е.Вельтищев исемендәге академиянең фәнни-тикшеренү клиник педиатирия институтында бүлек җитәкчесе Елена Кешишян бирде.

news_top_970_100
Планшет белән бала ашатмыйлар — белгеч киңәше

Ни сәбәпледер, безнең илдә баланың авырлыкны акрын җыюы мәсьәләсе, тизрәк үскән балалар прорблемасына караганда, кискенрәк тора. Гәрчә, авырлыкны тиз җыю проблемасы бала организмында үзгәрешләр булуын күрсәтсә дә.

Беренче айларда балаларның авырлыгы бик тиз арта: кайчагында берәр килограмм, хәтта артык  та булырга мөмкин. Аннан соң  исә авырлык аена 200-300 грамм арта башлый. Яшь әниләр башта нишләп авырлык тиз арта дип борчылса, аннары ник аз җыела дип чаң суга.

Бала 3 айлык вакытында 7 килограмм тирәсе, бер яшьтә 10 килограмм булырга тиеш. Шуннан чыгып фикер йөрткәндә, баланың авырлыгы шул рәвешле арту — табигый хәл.

Әгәр дә инде нарасыйның тән массасы тиешледән ким икән, бу очракта аңа калорийлыгы югарырак булган өстәмә ризыклар бирергә кирәк.

Әгәр дә баланың ризыкка кызыксынуы юк икән, ул чагында аны нәрсә белән булса да җәлеп итәргә кирәк. Әмма планшетлар, мультфильмнар белән түгел. Төркиядәге кунакханәләрдә ашханәләргә күз салсак, һәр өстәлдә 3-4 гаджет ята.   Сабыйлары белән ял итәргә килүчеләрнең барысы да балага планшетта мультфильм кабыза. Бала исә ашаганда авызын гына ачып тора. Бу бер дә дөрес түгел. Баланың ризыкны кабул итүе дөрес формалашмый. Нәтиҗәдә, функциональ гына түгел, органик тайпылышлар да барлыкка килә. Шуңа да планшет кабызыр алдыннан, ата-аналар бераз уйлансын иде.

Балага ризыкны кызыклы, матур итеп бирергә кирәк. Әмма бу рәвешле түгел. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100