Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Планетаның иң чибәр 8 татар ир-аты

Иң чибәр татар ир-атлары кемнәр? Безнең карашыбызча, бу исемлеккә модель Марат Измайлов, җырчылардан Элвин Грей һәм Тимати, актерлардан Шамил Хаматов һәм Ринал Мөхәммәтов, спортчылардан Марат Сафин һәм Данис Зарипов, Comedy Club алып баручысы һәм резиденты Тимур Бәдретдинов керергә лаек.

news_top_970_100
Планетаның иң чибәр 8 татар ир-аты
Comedy Club резиденты Тимур Бәдретдинов
Актер Шамил Хаматов
Актер Ринал Мухаметов
Җырчы Тимати
Теннисчы Марат Сафин
Хоккейчы Данис Зарипов

Модель Марат Измайлов

Марат Измайловка 29 яшь, буе 182 сантиметр, авырлыгы 70 килограмм. Маратның рекламаларда төшү тәҗрибәсе зур. Аны Camelot, Armani, Black Star, Levis һәм башка рекламаларда төшәргә чакыралар. Хәзерге вакытта ул мультибренд киемнәрнең йөзе. Киеме 48, аяк киеме 42 размерлы.

Марат фикеренчә, трендлар артыннан куып бар кеше дә бөр төрле киенеп йөри башлый, үз йөзен, стилен югалта һәм мода шунда төгәлләнә дә инде. Аның кумиры - Nirvana төркеменең фронтмены Курт Кобейн.

Марат Мәскәүдә яши һәм эшли. “Вконтакте”да үзе турында “Мин таныш түгел кешеләр шәһәрендә тыныч кына тормыш алып барам” дип язган.

Җырчы Элвин Грей

 

Татар-башкорт эстрадасы җырчысының чын исеме – Радик Юльякшин. Ул башкорт гаиләсендә туган, олы апасы Регина. Балачагында курайда һәм баянда уйнарга өйрәнгән. Хәзер исә меңләгән фанатлары аның белән хыяллана, җырчының гастроль турлары берничә айга алдан язылган. Күпләр аны башкорт Джастин Биберы дип атый. Ул татарча, русча һәм башкортча җырлый. 29 яшендә Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булды.

Узган айда ул җырчы Гүзәл Уразова белән конфликтка керде, аны җыр урлауда гаепләде. Шулай ук колакларына зыян килү сәбәпле, берничә концертын кичектерде һәм үзенең җанатарларын борчуга салды.

Җырчы бер тапкыр да өйләнмәгән. Массакүләм мәгълүмат чаралары татар җырчысы Гөлназ Асаева белән аның арасында мәхәббәт бар дип язды. Узган елда Радик Уфада Гөлназ Асаеваның концертында кызга тәкъдим ясады. Җырчы бер кочак ак розалар белән сәхнәгә чыкты. Һәм үзенең репертуарында “Кияүгә” дигән җыр барлыгын, шуны язган вакыттан бирле башыннан Гөлназның чыкмавын әйтте. Ләкин моны күпләр бары тик пиар гына дип атады, аның Уфага килүе яшь җырчыга терәк булу өчен генә дип уйлады.

Comedy Club резиденты Тимур Бәдретдинов

 

Comedy Club резиденты, “Холостяк” тапшыруының җиденче сезон катнашучысы (сүз уңаеннан, ул финалда Казан кызын сайлаган иде) Мәскәүдә яши, 40 яшьтә булуына карамастан, әлегә кадәр өйләнмәгән. Мәктәптән соң ул Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университетына укырга керә. Студент вакытында университетның КВН җыелмасында уйный, соңыннан телевидениедә эшли башлый.

Тимур Бәдретдинов үзе өйләнәсе килүен, балалары булуын теләгәнен дә әйтә, ләкин үзенең ни өчен хәзергә кадәр өйләнмәвен аңламый. Алып баручы фикеренчә, кызлар белән ихлас мөнәсәбәтләргә аның экрандагы образы комачаулый. Аның Казаннан булган кәләше Дарья Канануха белән дә мөнәсәбәтләре барып чыкмады, “Холостяк” тапшыруыннан соң, пар шундук аерылышты.

Актер Шамил Хаматов


Шамил Хаматов апасы Чулпан Хаматовадан ун яшькә яшьрәк, ул 1985 елда туа. Чулпан кебек ул да актер һөнәрен сайлый. Шулай ук, олы апасы кебек Шамил дә ГИТИСны тәмамлый (2005 елда). Һәм шунда ук “Современник” сәхнәсендә уйный башлый.

Шулай ук Шамил кинода да төшә. Хаматов интервьюларда үзен төрле рольләрдә сынап карарга теләгәнен әйтә. Комедик рольләрдә дә, трагедик рольләрдә дә, ләкин “ментлар” һәм бандитлар турындагы фильмнарда төшәргә теләмәвен әйтә. Төс-кыяфәтендә көнчыгыш төсмерләре булу актерга шактый бер төрле “көнчыгыш” геройлар уйнарга мәҗбүр итә. Шамил Хаматов үзенең мактаулы исемнәр алырга омтылмавын, тик берничә роль уйнарга хыялланганын гына белдерде. Шуннан соң балаларга күренергә оят булмас, ди ул. 2013 елда ул Пьер Ришар белән “Продавец игрушек” фильмында төште. Буш вакытында актер Россия һәм чит ил фильмнарын карарга ярата.

Шамил Хаматов сүзләренчә, апасының хәйрия эшчәнлеге аңа бик ошый. Актер үзе дә кайвакыт бу чараларда катнаша.

Актер ике тапкыр өйләнгән. 2010-2018 елларда ул “Совеременник” театры актрисасы Дарья Белоусова белән өйләнешеп яшәгән. 2018 елның җәендә икенче тапкыр фотограф Ксениягә өйләнде.

Актер Ринал Мөхәммәтов

 

Ринал Мөхәммәтов Татарстанның Алексеевск районы Алексеевск бистәсендә туган. Булачак актер Казан театр училищесының эстрада-цирк бүлеген тәмамлый. Һәм гомер буе клоун булып эшләргә тели.

Ләкин икенче курста ул Мәскәүгә китә һәм бу сәфәр аның бар язмышын хәл итә. Ул МХАТ мәктәп-студиясенә эләгә (Кирилл Серебренниковның “Җиденче студия”се), аны 2012 елда тәмамлый. Шул ук елны И. М. Москвин-Тарханов исемендәге премиягә лаек була. Бу премияне МХАТ мәктәп-студиясенең пластик дисциплиналар буенча иң яхшы студентына бирәләр. Тамашачыга Ринал Федор Бондарчукның “Притяжение” фильмындагы Пришелец роле аша таныш, ул экраннарга 2017 елда чыкты.

Ринал Мөхәммәтов ике тапкыр өйләнгән. Хәзерге вакытта йөрәге буш түгел. Икенче тапкыр ул актриса Сюзанна Акежевага өйләнде, кызлары Эвияне тәрбиялиләр. Туганнары – әти-әнисе һәм кече сеңлесе Ангелина Татарстанда яши. Актерга алар белән еш күрешергә мөмкинлек юк, Ринал сүзләренчә ул аларны бик сагына. Актерга 29 яшь.

Җырчы Тимати

 

Тиматиның чын исеме – Тимур Юнысов. Россия җырчысы, музыкаль продюсер, актер һәм эшмәкәр, “Йолдызлар фабрикасы-4” катнашучысы. 1983 елда Мәскәүдә туган. Нәселендә татар һәм яһүд тамырлары бар. Тимати әтисе Илдар Вахит улы Юнысовның җитеш тормышлы кеше икәнен тик улының тормышта бар нәрсәгә дә үзе ирешерлек итеп тәрбияләвен күп тапкырлар әйтте. Бабасы - язучы Вахит Юнысов.

Узган ел, шулай ук татар тамырлары булган Ирина Шейк Тимати белән фото урнаштырып, “Татары идут!” дип язган иде. Җанатарларының комментарийлары озак көттермәде: “Матурлар”, - дип язды берәүләре. “Тиңдәшсез, искиткеч Ирина Шейк”, - дип яза бер ише. “Татары рулят”, - дип тә яздылар.

Тимати җырчы Алекса белән, модель Алена Шишкова (2014 елда аларның кызлары Алиса туды) очрашып йөрде. 2015 елдан модель Анастасия Решетова белән бергә.

 Теннисчы Марат Сафин

 

Марат Сафин – теннисчы, Россиянең атказанган спорт мастеры, тугыз атна эчендә ялгыз разрядта дөньяның беренче ракеткасы исеменә лаек булган. 1980 елда туган. Маратның буй озынлыгы 193 см.

Милләте – татар, дине буенча мөселман. Аның кече сеңлесе Динара шулай ук хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта дөньяның экс-беренче ракеткасы. Бу тарихта дөньяның беренче ракеткалары булган бердәнбер бертуган абый-сеңел.

Ике ел элек 38 яшьлек спортчының тормышында яңа полоса башланды. Спортчы яңа сөйгәнен – 28 яшьлек Аида Гарифуллинаны очратты. Ул Вена дәүләт операсы солисткасы. Парны берничә тапкыр Казан урамнарында күргәннәр, монда Аида еш була. Гашыйклар шәһәр үзәге буйлап йөргән, кочаклашканнар. Тик эш туйга кадәр барып җитми.

 Хоккейчы Данис Зарипов


Данис Зарипов – Гагарин Кубогына биш тапкыр ия булган бердәнбер спротчы.

“Ак Барс”ның форвард көннәрендә Россия чемпионатында үзенең 400 нче алкасын кертте. Һөҗүмче Мәскәүнең “Динамо” командасы белән булган күчмә матчта да аерылып торды. Шулай ук Зарипов ирешелгән үрләр белән генә тукталып калмаячагын белдерде.

Хоккейчы ил чемпионатлары тарихында дүртенче снайпер булып санала. Аннан күбрәк алканы Сергей Мозякин (508), Борис Михайлов (428) и Вячеслав Старшинов (408) керткән.

2008, 2009 һәм 2014 елларда Россия җыелмасы составында дөнья чемпионы булды.

Данис Зариповның да йөрәге буш түгел, ул Алла Барчукка өйләнгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100