Планетада яшәгән иң зур 7 хайван
Исполин гигантопитекы, коточкыч мегалодон, гигант титанобоа — бу һәм башка реликтив монстрлар планета тарихындагы иң зур организмнар булып санала. Алар ничек барлыкка килгән һәм ни өчен үлеп беткән? Һәм кайсы хайванны зурлыгы һәм авырлыгы буенча рекордсмен дип атап була?
Титанобоа
Буар еланның борынгы бабасы була инде бу, ул 61,7 — 58,7 млн ел элек тропик джунглиларда яшәгән. Дөньяда яшәгән иң зур елан. Озынлыгы 13 метрга, ә авырлыгы бер тоннага кадәр җиткән. Әлеге җан иясенең анатомиясенә караганда, ул бары тик балыклар белән генә тукланган.
Гигантопитек
Бу фәндә билгеле булган приматларның иң зурысы булып санала. Ул 2 млн — 300 мең еллар элек көньяк һәм көньяк-көнчыгыш Азия территориясендә яшәгән. Гориллага охшаш 3 метрлы, 550 килограммлы маймыл. Тешләренең төзелешенә караганда, үсемлекләр белән дә, шулай ук җәнлекләр белән дә тукланган булырга мөмкин.
Шулай да, авырлыгы зуррак булса да, гигантопитек кеше белән көндәшлекне җиңә алмаган. 1 млн ел элек туры басып йөри торган кешеләр тарала башлагач, гигантопитеклар саны кисәк кими. Галимнәр фикеренчә, бу гаять зур примат кеше өчен куркыныч тудырган һәм шуңа күрә аны максатчан рәвештә юкка чыгара башлыйлар.
Кетцалькоатль
Птерозаврлар отрядының иң зур вәкиле һәм планета тарихындагы иң зур оча торган хайван. 200 - 65 млн еллар элек яшәгән. Канатының колачы 12 метрга, ә гәүдә авырлыгы 250 килограммга кадәр җиткән.
Кетцалькоатль — гриф һәм Африка марабы кебек үк үләксә белән туклана торган җанвар. Оча торган кәлтә башка динозаврлар белән 65 млн ел элек үлеп беткән.
Мегалодон
Куркыныч кыяфәтле, кайбер Голливуд триллерларының төп героена әверелгән ерткыч. Бу акулаларның үлгән төре, дөньяда булган иң зур балыкларның берсе. Озынлыгы 15 метрга, ә авырлыгы 47 тоннага кадәр җиткән. Хәрәкәтләнгән бөтен нәрсәгә һөҗүм итә торган гадәте булган. Климат суыну аркасында 3 млн ел элек үлеп беткән.
Йекелоптер
510 - 248 млн еллар элек диңгез һәм океаннар хуҗасы булган җанвар. Кешелек тарихындагы бу иң зур хайванның озынлыгы 2,5 метрга кадәр җиткән.
Ерткыч панциренең баш өлеше киң, гәүдәсе тар булган. Ә озын алгы аяклары белән ул табышын эләктереп алган. Хәзерге чаян, үрмәкүч, кысла һәм талпаннарның бик борынгы бабасы булып санала.
Әлеге диңгез ерткычы кыскычларына эләккән һәр нәрсә белән тукланган, хәтта үләксә дә ашаган.
252 млн ел элек Себердәге вулканнар активлыгы климатта радикаль үзгәрешләр китереп чыгара һәм буынтыгаяклыларның юкка чыгуы шуңа бәйле булырга мөмкин дигән версия бар. 60 мең ел дәвамында океанда бу отрядның 60 төре һәлак була.
Амфицелий
Иң зур динозавр-зауропод. Юра чорында яшәгән (161 —145 млн ел элек) һәм башка динозаврлар белән бергә үлеп беткән. Әлеге титан җанвар үсемлекләр белән тукланган, буе 25 метр, ә авырлыгы кимендә 70 тонна булган.
Зәңгәр кит
Диңгездә яшәүче әлеге имезүче хайван планета тарихындагы иң авыр һәм зур хайван булып санала. Озынлыгы 33 метр, ә авырлыгы 150 тоннага кадәр җитә.
Зәңгәр кит XX гасыр башында контрольсез промысел аркасында аздан гына юкка чыкмый кала. Ләкин бүген дә кеше эшчәнлеге аркасында (сулыкларның пычрануы һәм гадәти тормыш рәвеше бозылу) китларның саны кими. Бүген 25 меңнән азрак кит калган дип исәпләнә.