Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Планетада беренче космонавт Юрий Гагаринның хатыны вафат булган

Роскосмос агентлыгы да кайгы уртаклаша.

news_top_970_100
Планетада беренче космонавт Юрий Гагаринның хатыны вафат булган
"Татар-информ" архивы

Планетаның беренче космонавты Юрий Гагаринның тол калган хатыны Валентина Ивановна Гагарина 84 яшендә вафат булган. Бу турыда Космонавтларны әзерләү үзәгенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Валентина Гагарина 1935 елның 15 декабрендә Оренбургта туа. 1958 елда Оренбург медицина училищесын тәмамлый. 1960 елдан башлап пенсиягә чыкканчы Королев шәһәрендә урнашкан Очышлар белән идарә итү үзәгенең медицина идарәсендә эшли.

Юрий Гагарин белән Валентина студент вакытта ук таныша. 1957 елда өйләнешәләр. 1968 елда Юрий Гагарин һәлак булгач, Валентина интервьюлар бирми, иренә багышланган чараларда гына катнаша. 1986 елда «108 минут и вся жизнь» китабын чыгара. Соңгы елларын Мәскәү өлкәсендәге Йолдызлар шәһәрендә уздыра.

Гагариннарның ике баласы туа. Олы кызлары Елена 1959 елда туган, ул хәзер «Мәскәү Кремле» музей-тыюлыгының генераль директоры булып эшли. 1961 елда туган Галина Г.В Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетында илкүләм һәм төбәк икътисады кафедрасы мөдире булып эшли. Бу турыда «Культура» каналы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100