Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үпкә ялкынсынуын дәвалау өчен берничә киңәш

Болгарда яшәүче Рушания Минсәгыйрова үпкә ялкынсынуын дәвалау өчен берничә ысул тәкъдим итә.  

news_top_970_100
Үпкә ялкынсынуын дәвалау өчен берничә киңәш
pixabay.com

Рушания Минсәгыйрова басудагы һәр үләннең исемен һәм файдасын белә. Төрле авыруларны өй шартларында дәвалау ысуллары белән ул үзенең шәхси блогында укучыларын да таныштыра. 

Үпкә ялкынсынуыннан дәваланыр өчен Рушания Минсәгыйрова мондый ысуллар тәкъдим итә: 

  • Сарымсак горчичниклары. Сарымсакны вак итеп турыйбыз. Чүпрәкне үсемлек маена чылатып куябыз. Сарымсакны шул чүпрәккә тигез итеп җәеп, горчичник ясыйбыз. Тәнегез бик сизгер булса, башта бер кат үсемлек маена чылатылган чүпрәк ябарга, аның өстенә сарымсак горчичнигы куярга кирәк. Мондый горчичникны 15-20 минут тотарга. ⠀
  • 1 стакан кабыклы солыны һәм 1 баш сарымсакны 2 литр сөткә салып, 2 сәгать духовкада пешерергә. Йоклар алдыннан, әз-әзләп йотып, кайнар килеш 1 стакан эчәргә. Кайнатма какырыкны чыгара, ютәлне йомшарта, хәлне яхшырта. Авырудан хәлсезләнгән кешеләр өчен аеруча файдалы. ⠀
  • Суган согын бермә-бер бал белән кушып, ашар алдыннан көнгә 3-4 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабарга. ⠀
  • Ярты баш суганны ваклап турап, 1 стакан сөттә пешерергә. Төреп куеп, 4 сәгать төнәтергә. Сөзеп, 3 сәгать саен 1әр аш кашыгы эчәргә. Көчле ютәл вакытында 1 стакан сөткә 2 баш суган салсаң да ярый.
  • 1 өлеш балавызга 4 өлеш каз мае кушып, куе мазь рәвешенә китерергә. Шушы мазьне күкрәккә һәм аркага сыларга.

Искәрмә. Дәвалану ысулларын кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү сорала. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100