news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үпкәсе шартлады» — «Мажор» киносында уйнаган актер 39 яшендә ковидтан үлгән

Мәрхүмгә 19 июльдә кырык яшь туласы иде.

news_top
«Үпкәсе шартлады» — «Мажор» киносында уйнаган актер 39 яшендә ковидтан үлгән
Владимир Васильев

39 яшьлек актер Артем Анчуков вафат булды. Ул коронавирус белән авырган булган. Бу турыда җырчы Татьяна Буланова РЕН ТВ каналына сөйләгән. 

«Бер атна чамасы ул температура белән өйдә ятты. Аннары хастаханәгә барды. Бер атналап шунда ятты, аннары авыру катлауланды һәм ул терелә алмады», — ди Буланова.

Татьяна Буланова Instagram сәхифәсендә Артем Анчуковның бүген иртән вафат булуын язган.

ТАСС агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Артем Анчуковның үпкәсе шартлаган. 

«Артем коронавирус авыруыннан өзлегеп үлде. Аның үпкәләренең 87 проценты зарарланган иде. Кичә аның үпкәсе шартлады. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — дигән агентлык чыганагы.

Артем Анчуков 1981 елның 19 июлендә туган. 2003-2013 елларда «Буфф» театрында эшли. Ул кинода җитмешләп роль уйнаган. Алар арасында «Улицы разбитых фонарей», «Агентство НЛС», «Бандитский Петербург», «Опера. Хроники убойного отдела», «Молодежка», «Мажор», «Тайны следствия», «Невский» һәм башка фильмнар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар