Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үпкәсе 100% зарарланса да, коронавирусны җиңгән ана тарихы

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче дүрт бала әнисе Наилә Алексеева, үпкәсе 100 процентка зарарланган булса да, коронавирусны җиңә алган. Хатын-кыз авыруы һәм дәвалануы турында «НТР-24» телеканалы корреспондентына сөйләгән. Ул шулай ук медицина хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерә.

news_top_970_100
Үпкәсе 100% зарарланса да, коронавирусны җиңгән ана тарихы
https://ntr-24.ru/index.php?newsid=69676

Наилә Алексееваның авыру тарихын хастаханәдә әлегә кадәр сөйлиләр.

Үзенең көче һәм табибларның фидакяр хезмәте аркасында ул мәкерле чирне җиңә алган. Күптән түгел ул госпитальдән өенә кайткан һәм хәзер терелүен дәвам итә.

 Беренче симптом булып артык югары күтәрелмәгән, берничә көн дәвамында торган температура күзәтелде. Шуннан соң өйгә табиб чакырттым. Миңа антибиотик һәм вируска каршы дару белән дәвалану яздылар. Мин язганнарны эчтем, ләкин хәлем катлаулана барды, — дип сөйли Наилә.

Хатын-кызның хәле күзгә күренеп начарлана. Аны хастаханәгә җибәрәләр. Компьютер томографиясе 90 процентлы үпкә ялкынсынуы күрсәтә.

Ул вакытта яшәү белән үлем арасында тартышсам да, яшәү дәрте үзенекен эшләде, — дип аңлата Наилә.

Дәвалау булышмагач, Түбән Каманың үзәк район хастаханәсе анестезиолог-реаниматологы Дмитрий Чайко авыруны ИВЛ аппаратына тоташтыру карарына килә. Ул вакытта Наилә аңсыз була инде.

Ике сәгать саен режимнар һәм параметрлар сайланып торылды. Без аңа мөстәкыйль сулыш алырдай уңай параметр сайладык. Барлык тестларны үткәч, ул ярыйсы гына сулый башлады.

Көне-төне табиблар Наилә тормышы өчен көрәштеләр. Якынча бер атнадан соң ул аңына килде. Шуннан аны ИВЛ аппаратыннан өзделәр һәм тәүлек буена кислородка тоташтырдылар. Аннан соң гына Наилә үзе сулый ала башлады. Пациентның яшь булуы зур йогынты ясады. Бәлки, бәхет тә елмайгандыр, — дип аңлата табиб Дмитрий Чайко.

Үзең сулый алу — үзе бер бәхет. Тормышта бу турыда уйламыйсың да, чынлыкта исә, сулау — бәхет, — ди Наилә.

Наилә өчен ире, әнисе, 17 яшьлек олы кызы һәм 7 яшьлек улы кайгырган. Дүртәр яшьлек игезәк кызлар әниләренең хастаханәдә дәвалануын гына белә. Әмма хәзер барысы да артта калды: Наилә инде берничә көн өйдә.

Мин госпитальдә каршыма очраган барлык медицина хезмәткәрләренә, миңа терелергә ярдәм иткән бригадаларга бик рәхмәтлемен. Гомумән, мине теге дөньядан тартып чыгарганнар дип әйтергә була. Минем хәзер икенче туган көнем бар, — дип табибларга рәхмәтен белдерә Наилә Алексеева.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100