Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үпкәләре тулысынча ковид белән зарарланган йөкле хатын исән калган

Бәхеткә, карындагы яралгы да, аның анасы да исән.

news_top_970_100
Үпкәләре тулысынча ковид белән зарарланган йөкле хатын исән калган
https://pixabay.com

Ямалда 39 яшьлек Олеся Манина былтыр ноябрь азагында хастаханәгә эләгә. Ул 24 атна йөкле була. Хатынның температурасы күтәрелгән, сулыш алуы кыенлашкан. Биш көн эчендә Олесяның хәле начарлана, аны реанимациягә күчерәләр, ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Үпкәләре 100 процентка зарарланган Олесяны табиблар коткарып кала. Алар бу хатынның гомере өчен 37 көн көрәшә. 

«Коронавирус иярткәнче, йөклелек яхшы уза иде. Аннары температурам күтәрелде, иптәш кызым ашыгыч ярдәм чакырды. Хастаханәдә хәлем начарлангач, комага җибәрделәр. Бала белән минем арада сайларга туры килгән, ләкин барысы да яхшы булды», — ди ул.

Хәзер Олеся вакцинация узмавына үкенә. Прививка булса, авыру болай катлаулы булмас иде, ди.

Олеся да, аның карындагы баласы да исән. Олеся һәм аның ире кыз бала көтә, аңа Елизавета дип исем кушарга җыеналар. Бу гаиләдә бер кыз бала бар инде, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100