Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пицца (рецепт)

Өйдә пиццаны теләгән ингредиентларны салып пешерә аласыз. Сезгә менә мондый пицца рецептын тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Пицца (рецепт)
 
Ачы камырны уклау белән җәеп майланган табага җәяргә. 
 
Эчлек өчен: 2 кашык кетчуп, 3 уртача тозлы кыяр, 300 грамм колбаса, 2 помидор, 100 грамм каты сыр, 3 кашык каймак яки майонез, 1 йомырка, бер уч туралган яшел суган һәм укроп.
 

 
Эш тәртибе: табага җәелгән камырга кетчуп салып сыларга, өстенә эре угычтан уылган һәм суы сыгылган тозлы кыяр, озынча туралган колбаса, шакмаклап туралган помидор салырга. Каты сырны эре угычтан уарга, майонезга яки каймакка һәм бер йомырка салып болгатырга да, бу катнашманы пицца өстенә агызырга.
 
180 градуска кадәр кыздырылган духовкага 40 минутка озатырга. 
 
Пиццадагы төрле төсле ингредиентлар аппетитны шунда ук кузгатачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100