news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Питрәчтә мәчеттә янгын чыккан

news_top
Питрәчтә мәчеттә янгын чыккан
Камил хәзрәт Сәмигуллинның телеграм каналыннан

Питрәч районында зур фаҗига – яңа гына төзекләндерү эшләре тәмамланып, бүген ачылган мәчеттә янгын чыккан. Янгында 2 кеше зыян күргән, алар хастаханәгә озатылган. Фаҗиганең сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

«Питрәчтә авыр хәл булды. Бүген көндез, төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, мөбарәк җомга көнне тантаналы рәвештә ишекләрен ачкан мәчеттә янгын чыккан.

Урында янгын сүндерүчеләр, табиблар һәм имам-мөхтәсиб эшли. Янгынның сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Ашыгыч нәтиҗәләр ясамаска, компетентлы органнарга комачауламаска һәм зыян күрүчеләр өчен дога кылырга чакырабыз – безнең 2 дин әһеле әлеге вакытта хастаханәдә ята. Икесе дә – намазга килгән хөрмәтле мәчет мәхәлләсе кешеләре. Хәзер алар һәм бөтен Питрәч мөселман җәмгыяте безнең догаларга һәм ярдәмгә мохтаҗ», – диелә хәбәрдә.

Фото: © Камил хәзрәт Сәмигуллинның телеграм-каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар