news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Питрәчнең Шәле авылында балалар өчен гошер бәйрәменә 25 килолы кабаклар алып килгәннәр

news_top
Питрәчнең Шәле авылында балалар өчен гошер бәйрәменә 25 килолы кабаклар алып килгәннәр
Фото: https://dumrt.ru

Татарстанның Питрәч районы, Шәле авылында балалар өчен бәйрәм оештырдылар: ул уңыш җыеп алуның тәмамлануына һәм гошер сәдакасы җыеп таратуга багышланды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

«Заһир» мәчете каршында бәйрәм авыл халкы өчен чын мәгънәсендә вакыйгага әйләнде. Балалар әти-әниләре белән бергә гадәти булмаган яшелчәләр – 25 килограммлы кабаклар һәм кызык булып үскән кишер алып килде. Бәйрәм берничә буын авыл халкын берләштерде һәм кайгыртучанлык үрнәге булды.

Җыелган уңышны Питрәчтәге Үзәк мәчет каршындагы мохтаҗларны ашату пунктына, райондагы мохтаҗ гаиләләргә һәм Мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фондына тапшырдылар.

Питрәч районы имам-мөхтәсибе, тарих фәннәре кандидаты һәм КФУ доценты Наил хәзрәт Әбелханов яшь буынны шәфкатьле итеп тәрбияләүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Без авыр хәлдә калган кешеләрне кайгыртабыз. Беркем дә ач булмасын өчен, азык-төлекне исраф итмәскә тырышабыз», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар