Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Питрәч районында Украинада һәлак булган Динар Хаметовны соңгы юлга озаттылар

news_top_970_100
Питрәч районында Украинада һәлак булган Динар Хаметовны соңгы юлга озаттылар

Бүген Питрәч районында Украинадагы махсус операциядә һәлак булган 42 яшьлек Динар Хаметовны соңгы юлга озаттылар, дип яза «Казанские ведомости».

Хаметовны соңгы юлга озатырга хезмәттәшләре, дуслары, күршеләре, танышлары, туганнары, Дәүләт Советы депутатлары, хакимият һәм хәрби комиссариат вәкилләре килгән.

Хаметовның хатыны Лилия тол, ике мәктәп яшендәге – бишенче һәм алтынчы классларда укыган ике кызы һәм ике яшьлек улы ятим калган.

Динар Хаметов һәлак булганнан соң Россия президенты карары буенча Батырлык Ордены белән бүләкләнгән.

Питрәч районы телеграм каналы хәбәр итүенчә, былтыр Динар Хаметов 2 дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале һәм Мурманск өлкәсе губернаторының «Поляр төбәгендә уңышлы хезмәт иткәне өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән булган.

Динар Хаметов Питрәч район үзәгендә Назилә һәм Зәкәрия Хаметовлар гаиләсендә туган, яше җиткәнче үк мәктәпкә укырга кергән. Шул сәбәпле, Казан артиллерия училищесында да иң яшь курсант булган – 16 яшеннән үк погоннар таккан. 36 яшендә Төньяк флотында укчы бригадада дивизион командиры булган. «Без улыбыз хәрби булыр дип уйламаган идек. Әмма ул яшьли офицер холкын үзендә тәрбияләде. Без аның белән горурланабыз, аның отпускка чыкканын түземсезләнеп көтеп алабыз», – дип сөйләгән булган Питрәч район газетасына аның әтисе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100