news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Питрәч районында авариядә 2 кеше үлгән, 6 кеше имгәнгән

news_top
Питрәч районында авариядә 2 кеше үлгән, 6 кеше имгәнгән
Фото: Татарстан прокуратурасы

Кичә Питрәч районының Пановка авылы янында 3 машина бәрелешкән. Биредә 2 хатын-кыз һәлак булган, тагын 6 кеше имгәнгән. Бу турыда Татарстан прокуратурасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Прокуратура белешмәсе буенча, Kia Rio машинасы каршы як полосага чыга һәм 14 нче модельле «Лада»га бәрелә. Аннары «Лада» үзе белән бер якка бара торган Daewoo машинасына килеп керә.

«Лада» машинасындагы 2 пассажир да үлә. 6 кешене хастаханәгә китерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар