Казанның Вахитов районы суды Питрәч районы башкарма комитеты башлыгының элекке урынбасары Дамир Байгильдинга карата мошенниклык эше буенча хөкем карары чыгарды. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Аны мошенниклыкта гаепле дип таныдылар һәм 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләделәр.
Моннан тыш, аңа 200 мең сум күләмендә штраф салыдылар. Шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының гражданлык дәгъвасы канәгатьләндерелде: Байгильдин ведомствога 1,4 млн сум акча кайтарырга тиеш.
Искәртеп узабыз, Дамир Байгильдин 2016 елда кылган җинаять өчен хөкем ителде. Тикшерү версиясе буенча, ул мөгезле вак терлек сатып алу өчен грант алган, әмма терлекләрне фиктив рәвештә «сатып алган» итеп күрсәткән һәм грант акчасын үзендә калдырган, диелә хәбәрдә.