Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Питрәчтәге һәлакәттә Гыйрак студентларының гомере өзелде

Автоһәлакәт 21 декабрьдә Питрәч районында, М-7 трассасында кичке тугызда була.

news_top_970_100
Питрәчтәге һәлакәттә Гыйрак студентларының гомере өзелде
BMW автомобиле белән идарә иткән КФУ студенты Алхман Аббас Раззак Ради куып узып китү тыелган урында тоташ линияне кисеп чыгып, каршы полосага чыга һәм «Hyundai» автомобиле һәм «Scania» йөк машинасы белән бәрелешә. BMW йөртүчесе шунда ук һәлак була. Аның 27 яшьлек дусты Җәдур Әхмәт Габделкәрим Ашур һәм аның дус кызы - Ижевскидан 21 яшьлек Елизавета Четверикова авыр тән җәрәхәтләре ала.

  

Кызның кул-аяклары сына, егетнең башына зыян килә. Аларны сырхауханәгә озаталар, әмма Әхмәт Ашуны коткарып кала алмыйлар. Ул бүген сырхауханәдә һәлак булды дип яза "Вести Камаза".











Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100