news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Питрәч районындагы котычкыч авариянең видеосы табылды

Кичә Казан - Шәмәрдән юлындагы автоһаләкәттә 4 кеше һәлак булды, йөкле хатын-кыз һәм биш яшьлек бала авыр җәрәхәтләр алды. Бүген шул авариянең видеосы табылды. Үзәк өзгеч кадрлар.

news_top
Питрәч районындагы котычкыч авариянең видеосы табылды

Видеода авариядән соң беренче мизгелләр - шаһитлар авариядә зыян күрүчеләрне коткарырга тырыша.

Исегезгә төшерәбез, Чуча авылы тирәсендә Hundai һәм Лада автомобильләренең маңгайга-маңгай бәрелешүләре сәбәпле, 4 кеше һәлак, 4 кеше зыян күргән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, иномарканы йөрткән 35 яшьлек кеше зур тизлектә каршы як полосага чыга һәм Ладага килеп бәрелә. Ладаны йөрткән 36 яшьлек кеше һәм аның өч пассажиры урында ук җан бирә, ә иномаркада утырган 4 кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатыла.

Зыян күрүчеләр арасында йөкле ханым һәм 5 яшьлек бала да бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар