news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Питрәч районында склад мөдире орышкан өчен җитәкчесенең башына бүкән белән суккан

Бу хакта, районның социаль челтәрдәге төркеменә сылтама белән, kazanfirst.ru сайты хәбәр итә.

news_top
Питрәч районында склад мөдире орышкан өчен җитәкчесенең башына бүкән белән суккан
Вакыйга 15 сентябрьдә «УАЗ-АВТО» базасында (Кощаково авылы янында) була.Предприятиеләрнең берсендә директоры урынбасары булып эшләгән кеше, исерек хәлдә склад мөдирен орыша башлый. 61 яшьлек ир җавапсыз калмый - җитәкчесенең башына бүкән белән суга.

Җитәкче кеше табибларга мөрәҗәгать итми, әмма ике атнадан, хәле авыраеп, ашыгыч ярдәм чакырта. Аның баш миенә зыян килгәне ачыклана. Хәзер тикшерү бара, ул расланса, склад мөдире җавапка тартылырга мөмкин. Шул ук вакытта, директор урынбасары башын үзе бәргән дигән фараз да карала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар