Питрәч районы Татар Казысында почтальон юк, почтаны урамга китереп аударганнар
Питрәч районы Татар Казысы авылында почтальон эштән киткәнгә бер ай булган. Газета-журнал, хатларны, посылкаларны әбиләр капчыгы белән йә чирәмгә, йә идәнгә бушатып аралый.
Питрәч районы Татар Казысы авылында почтальон да, почта җитәкчесе дә юк. Почта ачылмый.
Газета-журналларны, хатларны, квитанцияләрне, посылкаларны районнан алып килеп, йә урамда чирәмгә, йә авыл советы бинасы идәненә капчыгы белән бушаталар. Кем нәрсә укырга тели — аралап ала. Әлбәттә, авылның икенче башына кадәр ул вакытка килеп җитәргә өлгергән кешеләр. Җитмәсә, ялгышыпмы, чит кеше газетасын алып китүчеләр дә булгалаган икән...
Шушы хәлләрне үз күзем белән күрәсе килеп, Татар Казысына чыгып киттем. Җомга көнне төгәл 11дә Питрәчтән почта машинасы килеп туктатды. Пенсия акчасын урамда, районнан килгән оператор таратырга тотынды.
Больничныйда булса да, авыл советы секретаре авырткан аяклары белән авыл советын ачып, бер арыш капчыгы газетаны бинага өстерәп керде, 2-3 әбине шалтыратып чакырды. Алары йөгереп килеп җитте. Бүтән килүче булмады, кеше эштәдер, күрәсең…
Безнең тырыша-тырыша чыгарган газеталар айдан артык авыл советы бинасында өелеп, саргаеп ята. Өстәлдән актардым - май саннары да ияләренә барып җитмәгән.
Ә бүген зур капчык белән өч атналык санны бергә алып килделәр, чөнки алдагы атналарда авыл советы бикле булган һәм газеталарны калдырырга урын таба алмаганнар.
Әле анысын да капчыктан бушатучы юк, үзем бушатып, газета эзләп килгән 2-3 әбигә аралап бирдем. Бөтенесе дә килеп тә җитмәгән иде, әллә юлда югалып калганнар...
Аннары, Татар Казысына килгән газеталарның күплегенә караганда, монда халык укырга бик ярата. Әмма киләсе яртыеллыкка берәү дә язылмаган, чөнки бүген яздыручы юк, ә иртәгә таратучы булачагы да бик шикле. Димәк, ни кызганыч, халык укудан туктаячак...