Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Питрәч районы башкарма комитетының элеккеге башлыгы кулга алынган

Экс-җитәкче Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган.

news_top_970_100
Питрәч районы башкарма комитетының элеккеге башлыгы кулга алынган
Питрәч районы башкарма комитетының элекке җитәкчесе хезмәт вәкаләтләрен арттыруда гаепләнеп кулга алынган, дип хәбәр итә "Татар-информ". 

Тикшерү фаразлары буенча,  Питрәч районының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы хезмәткәрләре, февральдән апрельгә кадәр җир кишәрлекләрен аукционга куймыйча гына, шәхси торак төзелеш өчен биргәннәр. 

Тикшерүчеләр фикеренчә, түрәләр закон бозганнарын аңлап, хәйлә юлы белән котылырга телиләр. Алар мәгълүмат чараларында, төзелеш белән бәйле булмаган эшләр өчен җир участоклары бирү турында игълан бирәләр. Төзелеш өчен җир кирәк булган бик күп кешеләр моңа игътибар итми. 

Түрәләр үз "клиентлары" белән сөйләшеп, килешүдәге төзелеш өчен дигән пунктны алыштыралар. Нәтиҗәдә, Питрәч районы муниципалитетына зур зыян салына. 

Хокук саклау органнары "Хезмәт вазифаларын явызларча куллану" маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесен Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган. 

Питрәч районының элекке җитәкчесе Эдуард Дияровның эшеннән китүе хакында хәбәр иткән идек инде.  Башкарма комитет җитәкчесе Азат Вәлиуллинга 49 яшь, ул Питрәч районы Чыты авылыннан, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, район хуҗалыкларында, соңрак авыл хуҗалыгы идарәсендә җитәкче булып эшләгән. 2015 елда вазифасыннан азат ителде. Кулга алынган вакытта Казан энергетика колледжы директоры булып эшләгән, дип хәбәр итә"Реальное время".



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100