Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Питоннарда гына очрый иде» – Бер хатынның баш миеннән 8 см озынлыкта тере суалчан чыккан

news_top_970_100

Австралиянең Канберра шәһәрендә табиблар 64 яшьлек хатынның баш миендә табиблар тере суалчан тапкан. Ул моңа кадәр питоннарда гына очрый торган булган. Бу турыда «Вести» хәбәр итте.

2021 елның гыйнвар азагында бу хатын эче авыртуга, бәвел тотмауга, коры ютәлгә, төнлә тирләүгә зарланып табибларга мөрәҗәгать итә. 2022 елда анда депрессия башлана, оныту барлыкка килә. Шуннан соң аның баш миенә МРТ ясыйлар. Операция ясарга, дигән карар чыгаралар.

Озак кына тикшеренүләрдән соң, операция ясагач, табиблар хатынның баш миеннән 8 см озынлыктагы Ophidascaris robertsi йомры суалчанны алалар. Бу паразитларны питоннар күчерә.

Әлеге хатын питоннар булган күл янында яши. Ләкин беркайчан да бу еланнарга орынганы булмаган.

Табиблар фикеренчә, суалчан личинкасы үләндә булган. Хатын исә кулинариядә куллану өчен гел үләннәр җыйган.

Хәзер аны дәвалыйлар. Бу суалчан аның бавырына да күчкән булырга мөмкин, дип уйлыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 август 2023
    Исемсез
    Ужас
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100